12 декабрь - Россия Конституциясе көне

2020 елның 14 декабре, дүшәмбе

12 декабрь - Россия Конституциясе көне. 12 декабрь көнне Килдебәк авыл китапханәчесе? мәдәният йорты белән берлектә? «Гражданин булырга өйрәнәм» дип исемләнгән викторина үткәрделәр. Викторина барышында китапханәче балаларны Конституциянең төп төшенчәсе белән таныштырды, балалар викторина сорауларына актив җавап бирделәр, хокукый биремнәр чиштеләр һәм табышмакларга дөрес җаваплар бирделәр.

    Чара ахырында катнашучылар Конституция беркөнлек документ түгел дигән нәтиҗә ясадылар. Конституция һәрвакыт безнең киләчәкне кайгыртуы турында һәм барлык законнарны дөрес үтәү һәм үз иленең чын гражданины булып үсү өчен бөтен көчне куярга кирәклеген балалар әлеге чарада аңладылар.

    Соңыннан мәдәният хезмәткәрләре барысын да бәйрәм белән котладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International