Россия Конституциясе көне

2020 елның 13 декабре, якшәмбе

Конституция көне Россиянең иң мөһим дәүләт бәйрәмнәренең берсе булып тора һәм ел саен 12 декабрьдә билгеләп үтелә. Конституция-дәүләтнең төп законы һәм Россиянең бөтен хокукый системасының нигезе булып тора, башка законнарның мәгънәсен һәм эчтәлеген билгели. 12 декабрь көнне Кызыл-Мишә мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре балалар өчен «Россия дәүләте законы» дип исемләнгән интеллектуаль-танып белү программасы үткәрделәр. Чара башында китапханәче аларны Россия Федерациясе Конституциясен кабул итү тарихы, гражданнарның Конституциядә гарантияләнгән төп хокуклары һәм бурычлары белән таныштырды. Балалар шулай ук флаг, герб, гимн барлыкка килү тарихы белән дә таныштылар һәм “Конституция  турында нәрсә беләбез?” дигән викторина сорауларына җавап биреп,  хокук өлкәсендәге белемнәрен күрсәттеләр. Интеллектуаль программа вакытында  «Минем Туган илем – Россия» дигән презентация күрсәтелде. Бу чара балаларга Россия Федерациясе Конституциясенең, илнең төп законы буларак, әһәмиятен аңлауга ярдәм итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International