Халыкара инвалидлар көнендә «Яхшылык дөньяны коткара» акциясе

2020 елның 12 декабре, шимбә

11 декабрь көнне Мамалай авыл клубы хезмәткәрләре Халыкара инвалидлар көнендә «Яхшылык дөньяны коткара» акциясен дәвам иттеләр. Бу максат белән балачактан инвалид булган Хәйруллина Минзифа һәм Нурсәитова Наилә чакырылды. Аларга истәлекле бүләкләр тапшырылды. Шатлыкларын яшермичә, алар авыл клубы хезмәткәрләре белән аралаштылар, үзләренең мавыгулары, тормышлары турында сөйләделәр. Бик еш кына мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр тулысынча сәламәт кешеләргә караганда күбрәк үз максатларына ирешә ала. Алар турында истә тотарга һәм һәрьяклап ярдәм итәргә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International