«Ватан геройлары» дип исемләнгән тарихи викторина

2020 елның 12 декабре, шимбә

9 декабрь көнне Мамалай авыл клубы мөдире, Казанчы Бигәнәй авыл китапханәсе белән берлектә, Ватан Геройлары көненә багышланган «Ватан геройлары» дип исемләнгән тарихи викторина үткәрделәр. Россиядә Ватан Геройлары көне- ел саен 9 декабрьдә билгеләп үтелә торган истәлекле дата. Балалар бу көннең килеп чыгу тарихын, төрле тарихи вакытта кешеләрнең батырлыгы турында белделәр. Күргәзмәгә күзәтү ясап, якташларыбыз турында җентекләп сөйләнде. Викторина барышында балалар сорауларга җавап биреп, үз-үзләренә бәя бирә, бурыч һәм батырлык турында күзаллауларны формалаштыра алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International