Саба районы Явлаштау авыл җирлегендә күчмә кабул итү

2020 елның 12 декабре, шимбә

     2020 елның 8 декабрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы начальнигы Булат Кадыйров һәм Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы контроль–инспекция бүлеге консультанты Азат Хәлилов Саба районы Явлаштау авыл җирлеге бинасында гражданнарны күчмә кабул итү үткәрде. Авыл халкы алдан ук кабул итү турында тиешле белдерүләр аша хәбәр иттеләр һәм билгеләнгән вакытта үзләрен кызыксындырган сораулар белән хезмәткәрләргә мөрәҗәгать иттеләр. Кабул итү барышында сыйфатсыз техника алу, телевизорны озак вакытка ремонтлау, тиешле сыйфатлы тонометрны алыштыру турында сораулар бирелде. Барлык сорауларга да гражданнар гамәлдәге законнар нигезендә алга таба гамәлләр өчен җаваплар һәм тәкъдимнәр алдылар. Чарада катнашучыларга товарлар сатып алганда игътибарлы булырга тәкъдим ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International