Бүген төнге сәгать 12дә безнең районның алтмыш яшьлек хатын-кызын телефон шалтыравы уятты.
-Әни! Ярдәм ит! -Трубкада яшь җегетнең елаган тавышы ишетелде: -Мин ялгыш кеше үтердем... Хәзер синең белән полицейский сөйләшер!
-Альберт, синме бу?! - дип, коты чыгып кычкырды Регина. Дулкынланудан аның куллары калтырый иде. -Әйе, бу мин, - диде таныш тавыш. -Мин трубканы тапшырам...
-Сезнең улыгыз кеше бәрдереп үтерде, - дип кырыс тавыш белән хәбәр итте үзен полиция хезмәткәре дип таныштырган кеше.
Регина сүзләренчә, барысы да ышандырырлык булып күренде. Ир кеше чыбыкның икенче башында үзенең фамилиясен һәм исемен атады. Хәзер аның улына кырыс җәза яный, дип өстәде ул. Өстәвенә, төнлә, шундый куркыныч хәбәрдән соң, аның уйларга вакыты юк иде.
-Без бу мәсьәләне хәл итә алабыз, - дип дәвам итте кырыс полицейский. Сез миңа кәрәзле телефоныгызның номерын әйтегез, ә өй телефонын тыңлап торуны булдырмас өчен сүндерегез.
Регина, аңа нәрсә куштылар,барысын да эшләде.
-Әнкәй, минем төрмәгә утырасым килми! Зинһар өчен барысын да эшли күр.
-Акчагызны әзерләгез дә, адресыгызны әйтегез, - дип боерды хокук тәртибе вәкиле.
-Ләкин минем өемдә нибары егерме мең генә, - диде Регина, пышылдап.
-Начар түгел, - дип тынычландырды полиция хезмәткәре .
Регина шикләнеп, икенче номердан улына шалтыратырга булган һәм аның белән сөйләшкәндә улы белән бар да яхшы икәнен белгән! Трубканы тиз генә ташлаган, бүтән сөйләшмәгән, шуның белән акчасыннан әздән генә колак какмаган!
Россиянең Саба районы буенча Эчке эшләр министрлыгы гражданнарны аек акыл белән эш итәргә чакыра, чөнки полиция хезмәткәрләре беркайчан да мәсьәләне "урында" хәл итәргә тәкъдим итмәячәк. Болар барысы да алдакчылар эше. Районыбыз халкына хокук саклаучылар әти-әниләре, әбиләре, өлкән күршеләре белән сөйләшергә һәм алдакчылар турында хәбәр итәргә киңәш итәләр.
һич кенә дә акчаны таныш булмаган кешеләргә тапшырырга кирәкми. Мондый вакытта туганнарга шалтырату яхшырак була.