Татарстан Республикасы хөкүмәте тарафыннан тормышка ашырылучы “Арендалы торак” программасы кысаларында Саба шәһәр җирлеге буенча зур күләмле эш алып барыла. Бүгенге көндә Урта Саба авылында – 1, Байлар Сабасы шәһәр тибындагы бистәсендә 3 участокта йорт төзелеше тәмаланып килә. Аны “ПМК-159” җәмгыяте эшчеләре барлык таләпләргә туры килерлек итеп башкара. Йортлар хуҗаларына файдалануга декабрь аенда тапшырылыр дип көтелә.