Инвалидлар декадасы мөмкинлекләре чикле кешеләр проблемаларына җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү, шулай ук инвалидлар - хәзерге җәмгыятьтә кимчелекле һәм тормышка сәләтле булмаган кешеләр дигән фикерне үзгәртү максатыннан үткәрелә. Инвалидлар декадасы кысаларында 4 декабрь көнне Кызыл-Мишә мәдәният йортында, китапханә белән берлектә, шәфкатьлелек акциясе узды. Без тамаша залына җыелучыларны җылы сүзләр белән сәламләдек, аларга сәламәтлек теләдек, матур җырлар бүләк иттек.