Йөрәк жылыбызны кушып, сезне хөрмәтләп

2020 елның 4 декабре, җомга

Халыкара инвалидлар көне ел саен декабрьдә үткәрелә. Ул дөнья җәмәгатьчелегенең игътибарын сәламәтлекләре чиклэнгэн кешеләргә тулы канлы һәм тыныч яшәү мөмкинлеге бирми торган проблемаларга җәлеп итүгә, аларның мәнфәгатьләрен, хокукларын  яклауга юнәлдерелгән.

  «03» декабрь көнне Эзмә авыл жирлегенен Эзмэ мәдәният йортында мөмкинлекләре чикләнгән Лесхоз картлар хэм инвалидлар йорты  өчен «Йөрәк жылыбызны кушып, сезне хөрмәтләп» дип исемләнгән онлайн концерт уткэрелде. Концертны Эзмә, Мишәбаш, Кызыл Мишә, Тимершык, Югары Симет, Мингәр, Көек, Сәрдә авыл клублары һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре  куйдылар. Концерт программасы бик бай, югары дәрәҗәдә үтте. Мәдәният хезмәткәрләре үз тыңлаучыларына сәламәтлек, оптимизм һәм күңел күтәренкелеге, җан җылысы һәм тынычлык теләп саубуллаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International