Оет авылында гомер итүче Закирова Хәкимә апаны котлау

2020 елның 30 ноябре, дүшәмбе

29 ноябрь көнне Әниләр көне уңаеннан Саба муниципаль районы башлыгы Р.Н.Миңнеханов исеменнән Олы Шыңар авыл җирлеге башлыгы А.Г. Гарипов  Оет авылында яшәүче Закирова Хәкимә Әхмәтгалим кызын  котлады һәм аңа «ТАССР төзелүгә 100 ел» медален тапшырды.  Закирова Хәкимә апа 1917 елның 16 гыйнварында  Теләче районының Югары Кибәхуҗа авылында туа. 1937 елда Оет авылында Закиров Шәмсимөхәммәткә кияүгә чыга. 1941 елда ирен сугышка алалар. Сугыш вакытында башка тыл хезмәтчәннәре кебек үк Закирова Хәкимә дә иң авыр эшләрне башкара. 1942 елда ирен демобилизациялиләр һәм алар ире белән бергә колхозда эшлиләр. Закирова Хәкимә барлыгы 10 бала тапкан, хәзерге вакытта алтысы исән-сау. Хәкимә апа бүгенге көндә кызы Зөлхәбирә белән Оет авылында сугыш ветеранының тол хатыны буларак  хөкүмәт салып биргән яңа өйдә яшиләр, ул булганына шөкер итеп барысына да рәхмәт белдерә, сәламәтлек, иминлек, җирдә тынычлык тели.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International