Казанчы Бигәнәй авыл китапханәсе, мәдәният йорты белән берлектә, яшьләр өчен «Толерантлык – тынычлыкка юл " дип исемләнгән әңгәмә үткәрделәр. Китап күргәзмәсе куелды. . Яшьләргә бәйрәм тарихы һәм аның төшенчәләре, халыкара мөнәсәбәтләрдә, бигрәк тә безнең күпмилләтле илдә толерантлык кирәклеге турында, шулай ук якын кешеләр, гаиләдә, мәктәптә, буыннар арасында сабырлык кирәклеге турында сөйләнелде. Алар «Әйдәгез, бер-беребезне сәламлик» уенында катнаштылар, сорауларга җаваплар бирделәр.Яшьләргә һәр кеше шәхесенең кыйммәте һәм кешеләргә тирә-юньдәгеләр тарафыннан игътибар , бер-берсенә карата түземлек һәм хөрмәт җитмәү турында уйларга тәкъдим ителде.