Бәйрәм уңаеннан концерт

2020 елның 27 ноябре, җомга

24 нче ноябрьдә, якынлашып килүче халыкара әниләр көне уңаеннан, Килдебәк авыл җирлегенең Мәртен авылы клубында авыл үзешчәннәре һәм район мәдәния йорты каршында эшләп килүче “Саба чишмәләре” иҗат төркеме көче белән әзерләнгән бәйрәм концерты булып узды. Әлеге концерт бик эчтәлекле һәм күркәм булды. Концертка килгән авыл халкы әлеге чарадан бик канәгать калды.   

Концертта катнашкан Хәниф Тимербаевка, “Саба чишмәләре” иҗат төркеме вәкилләренә һәм Мәртен авылы үзешчәннәренә зур рәхмәтебезне белдерәбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International