“Көмеш чүлмәк”

2020 елның 23 ноябре, дүшәмбе

22 ноябрь көнне Кызыл Мишә мәдәният йортында татар драматургы Аманулланың "Көмеш чүлмәк" дип исемләнгән музыкаль, комедия тамашасы булып узды, аны Мишәбаш, Сәрдә, Илебәр, Эзмә, Үттәннә, Көек, Кызыл Мишә, Иске Мичән, Тимершык, Югары Симет, Мингәр авыл мәдәният йортлары һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре оештырды һәм күрсәтте.
Тамашачылар әлеге музыкаль спектакльне бер сулышта карадылар. Актерларның матур уеныннан, уйланылган спектакльдән алып вак-төяккә кадәр бик канәгать калдылар.
Декорацияләр, музыка, бик дөрес сайланган җырлар һәм биюләр, актерлар уены, барысы да югары дәрәҗәдә иде.
Тамашачылар алкышларга күмделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International