Югары Утар акылга зәгыйфь балалар интернат йортында “Кыш бабайның туган көне” чарасы

2020 елның 20 ноябре, җомга

18 ноябрь көнне тәрбияче Хәбибуллина Гөлнара Райхановна “Кыш бабайның туган көне” исемле чара үткәрде. Чарада  5 укучы катнашты.

     Чарага тубәндәге максатлар һәм бурычлар куелды:

  • Балаларда күңел күтәренкелеге тудыру,
  • Кыш бабай турындагы белемнәрен арттыру,
  • Коллективта бер-берсенә карата яхшы мөнәсәбәт тәрбияләү,
  • Активлык, игътибарлылык аша балаларда кызыксыну тәрбияләү.

    Һәр елның 18 ноябрь көнендә Бөек Устюг шәһәрендә Кыш бабай узенең туган көнен билгеләп утә.Бу чарага безнең балалар йортында тәрбияләнүче балалар да кушылды. Иң элек алар Кыш бабайның кайда яшәве, туган көнен ничек үткәрүе белән кызыксындылар. Тәрбияче әзерләгән табышмакларга,

сорауларга җавап бирделәр. Соңыннан бик теләп җитезлеккә, өлгерлеккә багышланган уеннар уйнадылар.

    Чараның иң мавыктыргыч өлеше булып, Кыш бабайга үзләренең теләк-тәкъдимнәрен открыткага язу булды. Чара бик күңелле һәм тәрбияви узды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International