Яңа елга да озак калмый...

2020 елның 18 ноябре, чәршәмбе

   Гомер үтә дип күпме генә уфтанмыйк, кабат җир өстенә беренче кар төште... Димәк, Яңа ел бәйрәмнәренә дә ерак калмый дигән сүз. Бу көннәрдә Байлар Сабасының үзәк мәйданына чыршы алып кайтып урнаштырылды. Озакламый биредә боздан тау, сыннар ясап? территорияне бизәү, бәйрәм рухы тудыру эшенә старт биреләчәк.  Еллар имин булсын да, барыбыз да сәламәт булып, тагын бер елның ишеген ябып, яңасын ачарга язсын дигән теләктә калабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International