Татарстан Республикасы территориясендә гадәттән тыш хәлләр барлыкка килү һәм үсешенең көндәлек оператив фаразы (15.11.2020 ел)
ОПЕРАТИВ КӨНДӘЛЕК ФАРАЗ
«Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе» ФДБУ мәгълүматлары буенча, 15 ноябрьгә Татарстан Республикасында куркыныч һәм начар метеорологик күренешләр көтелми.
1. Татарстан Республикасы буенча метеорологик хәлнең 2020 елның 15 ноябренә фаразы:
Алмашынучан болытлы һава. Күпчелек урыннарда явым-төшемсез. Җил төньяк-көнчыгыштан көньяк-көнчыгышка таба 3-8 м/с тизлектә, төнлә һаваның минималь температурасы -7..-12, аязган вакытта -16. Көндез максималь һава температурасы -4..-9˚. Юлларда урыны белән бозлавык.