Китаплар да авырый

2020 елның 12 ноябре, пәнҗешәмбе

Китап – ул яхшы әңгәмәдәш һәм бик яхшы корал. Ул бездә тормышка карата мәхәббәт уята, уйланырга мәҗбүр итә. Балаларда китапка мәхәббәт тәрбияләү белән бергә, аларга карата сак караш та тәрбияләргә өйрәтү китапханәченең төп бурычы. Бу уңайдан Эзмэ авыл жирлегенен Иләбәр авыл китапханәсе һәм клуб хезмәткәрләре «Китап сөярләр» клубы членнары белән «Китаплар да авырый» дигән исем  астында китапларга ярдәм сәгате уздырдылар. Укучылар таушалган китапларның битләрен тәртипкә китереп, тузган җирләрен скотчлар белән ябыштырып ремонтладылар, соңыннан ремонтланган китаплардан китап күргәзмәсе төзеп куйдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International