Конституция – төп закон

2020 елның 9 ноябре, дүшәмбе

«6» ноябрь – Татарстан Конституциясе көне. Төп законыбыз булган Конституция Татарстан халкының мәнфәгатьләрен үз эченә туплап, өмет – хыялларын чагылдыра, киләчәккә ышанычын ныгыта. Әлеге бәйрәм уңаеннан Эзмә авыл җирлегенең Иләбәр авыл китапханәсе һәм клуб хезмәткәрләре балалар белән берлектә «Конституция – төп закон» дигән исем астында танып – белү сәгате уздырдылар, шул исемдәге китап күргәзмәсе тәкъдим ителде. Чараның икенче өлешендә «Я рисую свои права» дигән исем белән рәсем конкурсы узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International