Без барыбыз бертигез

2020 елның 5 ноябре, пәнҗешәмбе

«4» ноябрь – Халыклар  бердәмлеге  көне буларак билгеләп үтелә. Бу бәйрәмнең тарихы ерак гасырларга барып тоташа.1612 елда сәүдәгәр Минин белән хәрби җитәкче Пожарский опалчениясенең Мәскәүдән Польша интервентларын куып чыгырып,болгавыр чорга нокта куйган көн.

    Әлеге уңайдан Эзмә авыл җирлегенең Иләбәр авыл китапханәсе һәм клуб хезмәткәрләре балалар белән «Без барыбыз бертигез» дигән исем астында патриотик викторина уздырдылар. Укучылар Россия тарихына, төрле милләт халкына багышланган сорауларга җаваплар эзләделәр. Һәр дөрес җавап өчен фишкалар бирелеп барды. Иң күп фишка җыйган команда җиңүче булды. Катнашучыларга китап  күргәзмәсе тәкъдим ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International