Шамил Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомуми белем бирү мәктәбендә башлангыч сыйныф укучыларына “Укучының мәдәни көндәлеге” тапшырылды. Китапханәче Гөбәева Г.М. укучыларны көндәлек белән таныштырып узды, көндәлекне тутыру тәртибен аңлатты. Ахырдан укучыларны китапханәгә яңа китаплар алырга чакырды.