«Укучының мәдәни көндәлеге» конкурсы

2020 елның 23 октябре, җомга

19 нчы октябрь көнне Килдебәк авыл китапханәчесе Килдебәк урта мәктәбендә «Укучының мәдәни көндәлеге» һәм «Иң мәдәни ата-ана» конкурслары җиңүчесен тәбрикләде. 2 нче сыйныф укучысы Габсаттарова Зәмирә Рәсим кызы узган уку елы нәтиҗәләре буенча “Иң мәдәни укучы” булып танылды, ул диплом һәм кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнде. Ә Замирәнең әнисе Габсаттарова Ләйсән Илгиз кызы «Иң мәдәни ата-ана» номинациясендә җиңде, шулай ук диплом һәм кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнде.

Алар уку елы дәвамында төрле мәдәният учрежденияләренә, мәсәлән: музейлар, китапханәләр, театрлар, кинотеатрларга актив йөрделәр. Шулай ук www.культурныйдневник.рф порталында  блог алып бардылар. Мәдәни көндәлекне чиста, пөхтә алып бардылар, ел дәвамында алар булган барлык мәдәни урыннарның исемнәрен яздылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International