Байлар Сабасы бистәсенең З.Йосыпов урамында җәй буе барган төзелеш эшләре тәмамланып килә. “Чананы җәйдән, арбаны кыштан әзерлә” дигән халык мәкален истә тотып, бу көннәрдә “ПМК-Мелиорация” җәмгыяте эшчеләре урамның чәчәкләр утыртылачак өлешенә балчык җәяләр. Шулай ук бөек юлбашчыбыз В.И.Ленин истәлегенә куелган һәйкәл төзекләндерелеп бетте. Халык белән тыгыз элемтәдә эшләүче “Саба дулкыннары” телерадиокомпаниясе, район элемтә челтәре һәм “Татарстан почтасы” филиалы урнашкан бинаның да тышкы фасады матурланды.