Юл иминлеген кайгыртып

2020 елның 22 октябре, пәнҗешәмбе

    Көнкүрешнең уңайлылыгы, тормышыбызның җитешлеге безнең Байлар Сабасы бистәсе мисалында аеруча да ачык күренә. Безгә – җирле үзидарә органнарына берничә ел элек урамга юл салырга яки аны төзекләндерергә кирәк дигән гаризалар керсә, хәзер исә машиналар күп йөри, тиз хәрәкәт итәләр, юлга “лежащий полицейский” куеп булмыймы, дип мөрәҗәгать итә башладылар. Шуны истә тотып, җәяүлеләрнең иминлеген кайгырту максатында, Байлар Сабасы бистәнең М.Горький, Гагарин һәм 1 Май урамы чатларында транспорт чаралары тизлеген киметү өчен ясалма тигезсезлек урнаштырыла. Эшне  “МДСУ-1” җәмгыяте эшчеләре башкара.

   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International