Байлар Сабасы бистәсенең халык телендә “Кәли чишмәсе” дип йөртелүче чишмәсенә дә, ниһаять, матурланырга чират җитте. Әлеге чишмәнең тарихы еракка барып тоташа. Инде күптән чишмәгә су алырга йөрмәсәк тә, әлеге чишмәнең үз “клиентлары” бар. Чөнки суы йомшак һәм тәмле. Чишмәгә асфальт юл алып төшә һәм озакламый тирә-ягы да ерактан үзенә тартып торчак. Төзекләндерү эшен шәхси эшмәкәр И.Ф.Нәбиуллин башкара. Финанслауның бер өлеше җирле халыктан 2020нче ел өчен җыелган үзара салым акчасы хисабына алып барыла.