17 октябрь көнне Казанчы Бигәнәй авыл китапханәсе, мәдәният йорты белән берлектә, яшьләр өчен «Минем һөнәр сайлавым " дип исемләнгән очрашу-әңгәмә үткәрделәр. Алып баручылар аларга һөнәрнең хезмәт эшчәнлегенең билгеле бер төре икәнлеген сөйләделәр. Китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрелде. Чара ахырында балаларга «Кем булырга яки нинди булырга? " дигән сорауга җавап бирергә тәкъдим ителде. Катнашучылар үз фикерләрен әйттеләр. Аларның бик кыю ,кызыклы фикерләре ихтирамга лаек булды.Әңгәмә күтәренке рухта үтте.