Килдебәк авыл җирлегендә «Урманны саклыйк» россиякүләм акциясе кысаларында агачлар утыртылды

2020 елның 9 октябре, җомга

«Урманны саклыйк» россиякүләм акциясе кысаларында Килдебәк авыл җирлегендә агачлар утыртылды. Әлеге чара Килдебәк урта мәктәбе территориясендә үткәрелде. Агач утыртуда укучылар һәм укытучылар катнашты. Барлыгы 30 төп миләш үсентесе утыртылды.

Исегезгә төшерәбез, «Урманны саклыйк!» Бөтенроссия акциясе 2020 елның 26 августында башланды. Аның максаты – 40 млн. агач утырту. Акция РФ Табигать ресурслары һәм экология министрлыгы, Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы, Бөтенроссия табигатьне саклау җәмгыяте, Гомумроссия халык фронты ярдәме белән үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International