Килдебәк авылында өлкәннәр көненә багышланган чара

2020 елның 3 октябре, шимбә

Илебез буенча октябрь аенда Өлкәннәр декадасы уздырыла. Бу вакытта өлкәннәрне котлау, бүләкләү, искә алу оештырыла. Өлкәннәр көне уңаеннан 1 октябрь көнне Килдебәк авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре, китапханәче, шулай ук Мичән мәдәният йорты мөдире, Сабабаш авыл клубы мөдире һәм үзешчәннәребез катнашында «Безнең арада назлы кояш булыгыз" исеме астында өлкәннәр өчен әдәби-музыкаль кичә оештырдылар.

  Өлкәннәрне яшьлек елларына кайтарып, төрледән-төрле матур концерт номерлары күрсәтелде, котлаулар яңгырады. Өлкәннәр үзләре дә җырлап, биеп күңел ачтылар. Бәйрәм кичәсеннән  өлкәннәребез күтәренке кәеф белән таралыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International