1 октябрь көнне Саба балалар сәнгать мәктәбендә өлкәннәр көне уңаеннан чаралар оештырылды.

2020 елның 2 октябре, җомга

Безнең якыннарыбыз-өлкән буын кешеләренә хөрмәт, ихтирам хисләре тәрбияләү максатыннан 1 октябрь көнне Саба балалар сәнгать мәктәбендә тәрбияви чаралар оештырылды. Вокал сыйныфы укучылары (җитәкчесе Дәүлиева Г.Р.) барлык өлкәннәребезгә онлайн-котлау әзерләделәр,инстаграмм челтәре аша балаларның җырлы сәламнәре өлкәннәребезгә багышланды.  Галиева Э.Р. һәм Гомәрова Л.Г. җитәкчелегендә рәсем бүлеге укучылары “Минем якыннарым” темасына рәсем күргәзмәсен тәкъдим иттеләр. Мәктәп коллективы лаеклы ялдагы өлкәннәребезне өйләренә йореп бәйрәм белән котлады һәм бүләкләр тапшырды.

         Өлкәннәребезгә һәрчак игътибарлы, ихтирамлы булыйк! Изгелек җирдә ятмас!  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International