Алтын парлар хөрмәтләнде

2020 елның 2 октябре, җомга

   Өлкәннәребез хөрмәтләү һәм кадерләүгә, һичшиксез, ел дәвамында, алай гына да түгел, гомер буена лаеклы. Ләкин шулай да аның иң күбе 1нче октябрь көнендә билгеләп үтелә торган датага туры килә. Районыбызда ел саен 50 ел бергә яшәүче парларны хөрмәтләү йөзеннән үткәрелүче тантана быел да үз геройларын “Ильвина” ресторанына җыйды. Байлар Сабасы бистәсендә яшәүче мөхтәрәм парлар – Фәүзия һәм Нургаян Тимергалиевлар, Тәнзилә һәм Харис Йосыповлар, Раушания һәм Николай Димитревлар әлеге тантанананың лаеклы һәм кадерле кунаклары булдылар. Тормышта күпне күргән, нык ихтыяр көченә ия булган, хезмәттән тәм табып яшәгән өлкәннәрнең картлыклары да бәхетле. Аларга нык сәламәтлек һәм тигез гомер телибез.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International