Байлар Сабасы бистәсенең Г.Закиров урамын матурландыру буенча эшләр дәвам итә. Борынгы тарихи ядкәрьләр исемлегенә кертелгән Җәмигъ мәчете 1841нче елда ук төзелгән. Хәзерге көндә биредә төзекләндерү эшләре бара. Аны финанслау җирле бюджет хисабына башкарыла.