28 сентябрь көнне “Экстремизмга – юк!” айлыгы кысаларында Түбән Шытсу төп мәктәбендә “Террорчылык җәмгыять өчен куркыныч” дигән темага 5-6 сыйныф укучылары өчен сыйныф сәгате уздырылды.
7 нче сыйныф укучылары белән “Интернет һәм антитеррор” темасына әңгәмә оештырылды.
Мәктәп Думасы спикеры Гомәрова Русалина 1 нче сыйныф укучылары белән “Нәрсә ул террорчылык?” темасына җыен үткәрде.
Мәктәбебез китапханәсендә дә террорчылык буенча викторина уздырылды.