Гамәлдә булмаган шәхси эшмәкәрләрне реестрдан төшереп калдырачаклар

2020 елның 28 сентябре, дүшәмбе

Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Идарәсе хәбәр иткәнчә, 2020 елның 1 сентябреннән "Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында" 2009 елның 12 ноябрендәге 377-ФЗ номерлы Федераль закон нигезләмәләре үз көченә керде.

Сүз 15 айдан артык салым хисаплылыгын тапшырмаган, патент гамәлдән чыккан көннән 15 ай үткән һәм шул ук вакытта салымнар буенча бурычлары түләнмәгән эшкуарлар турында бара.

Шәхси эшмәкәрне ШЭБДРнан төшереп калдыру турында салым органы карары «Вестник государственной регистрации» журналында, эшкуардан тыш, хокуклары һәм законлы мәнфәгатьләренә кагылучы кредиторларның һәм башка затларның гаризаларын җибәрү тәртибе һәм вакытлары турындагы белешмәләр белән бергә басыла. Мондый гаризалар басылганнан соң бер ай эчендә теркәү органына тапшырылырга мөмкин. Бу очракта эшкуарны ШЭБДРнан чыгару турында Карар кабул ителми. Әгәр гариза теркәүче органга килмәсә, ШЭБДРна салым органы карары буенча шәхси эшкуарны төшереп калдыру турындагы язма кертелә.

Салым органы карары буенча,ШЭБДРнан төшереп калдырылган һәм яңадан шәхси эшмәкәрләр булырга теләгән физик затларга, ШЭБДРнан төшереп калдырылганнан соң, алар бу сыйфатта яңадан өч ел узгач кына теркәлә алачакларын күздә тотарга кирәк. Шуңа күрә эшмәкәрлек эшчәнлеге алып бару нияте сакланса, вакытны сайларга һәм бу хакта салым органына мөстәкыйль хәбәр итәргә киңәш ителә.

Татарстан Республикасында Федераль салым хезмәтенең 18 нче районара инспекциясе (420054, Казан шәһәре, Владимир Кулагин ур., 1 нче йорт) теркәүче салым органы булып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International