21нче сентябрьдән 25 нче сентябрьгә кадәр Мичән төп мәктәбендә “Балалар юл – транспорт имгәнүләрен профилактикалау буенча куркынычсызлык атналыгы” үтте. Юлларда балалар куркынычсызлыгы, балаларны автобус белән йөртүне оештыру буенча инструктаж үткәрелде. Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы тематикасы буенча ачык дәресләр үткәрелде. Атна барышында укучылар КВНда катнаштылар; ребус, кроссвордлар чишеп, юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча белемнәрен тикшерделәр. Юл йөрү кагыйдәләре буенча рәсем конкурсы оештырылды. Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча 1 нче сыйныф укучыларының әти – әниләре белән “Минем балам автокреслода” дигән темага ата – аналар җыелышы үткәрелде.