25нче сентябрь көнне Байлар Сабасында дүртенче чакырылыш Саба шәһәр җирлеге Советы депутатларының беренче утырышы үтте. Көн тәртибенә түбәндәге мәсьәләләр кертелгән иде:
Сайланган 10 депутатның 4се бу вазифага әле беренче мәртәбә генә сайланды, иң өлкән депутатка – 61, иң яшь депутатка 24 яшь. Депутатлар Устав нигезендә яшерен тавыш бирү юлы белән үз араларыннан җирлек башлыгы итеп Хәсәнов Расих Мөбәрәк улын бертавыштан сайладылар. Алтынчы көн тәртибе буенча Саба шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе вазифасын башкаручыга конкурс игълан ителде. Яңа сайланган депутатларга үз эшчәнлекләрен тормышка ашыруда уңышлар телибез, халык мәнфәгатьләрен алгы планга куеп, аларның проблемаларын хәл итүдә конкрет эшләр күрсәтерләр дип ышанып калабыз.