Олы Арташ төп мәктәбендә Яшь армия отряды эшли. Отряд членнары өлкән кешеләргә һәрдаим ярдәм итәләр. 24 сентябрь көнне Олы Арташ төп мәктәбенең Яшь армия отряды членнары тыл ветераны Тимерханова Флера апага шефлык оештырды. Малайлар өй-тирәләрен, бакчаларын чүпләрдән чистарттылар, кызлар өй җыештырды. Соңыннан Флера апа Тимерханова гаилә альбомын күрсәтте, үткән тормышы белән уртаклашты.