«Юлларда сак булыгыз!»

2020 елның 23 сентябре, чәршәмбе

23 сентябрь көнне Тимершык урта мәктәбендә юл травматизмын кисәтүгә юнәлдерелгән төрле чаралар үткәрелде. Башлангыч сыйныф укучылары юл хәрәкәте кагыйдәләрен, светофор сигналларын, җәмәгать транспортында һәм юлда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен белү буенча уеннар һәм викториналарда катнаштылар. «Юл билгеләре дөньясында» дигән темага рәсем конкурсы үтте. Мәктәпнең «Яшь юл инспекторлары» отряды юлдагы куркынычсызлык турында чыгышлар әзерләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International