Тынычлык күгәрчене

2020 елның 22 сентябре, сишәмбе

21 сентябрь-Бөтендөнья тынычлык көне. Шундый истәлекле көнне Шәмәрдәндә мөһим вакыйга булды. Шәмәрдән лицееның «Җиңү волонтерлары» һәм «Юнармия» отрядлары активистлары, шулай ук Шәмәрдән мәдәният йорты белгечләре “Тынычлык күгәрчене” акциясен уздырдылар. Балалар шарларга беркетелгән кәгазь күгәрченнәрне һавага җибәрделәр. Әлеге күгәрченнәргә Бөек Ватан сугышында һәлак булган ветераннарның һәм тыл хезмәтчәннәренең исемнәре язылган. Акция Халыкара өлкәннәр көненә багышланган ункөнлек кысаларында үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International