Эзмә авыл җирлегенен «Игенче» җәмгытенең Иләбәр авылы янындагы басудан кукурузны урып, силос салу башланды. Быел кукурузның - Лимагрейн сорт-2195 ФАО 190 50 га. утыртылды.
Тәҗрибәле hәм ышанычлы комбайнчы Газиянов Рөстәм Таhир улы урып-җыюда беренче елын гына эшләми инде. Шоферлар яшел массаны силос базына вакытында ташып торалар. Яшел массаны таптап , тыгызлап тору өчен 2 берәмлек трактор куелган.
Фотода: Газиянов Рөстәм Таhир улы.