“Юл йөрү кагыйдәләре илендә”

2020 елның 17 сентябре, пәнҗешәмбе

  Куркынычсызлык айлыгы кысаларында ТИН педагог – оештыручысы Гатиятов Р.Р. 1 нче сыйныф укучылары белән “Юл йөрү кагыйдәләре илендә” дип исемләнгән сыйныфтан тыш чара уздырды. Чараның максаты: балаларда үз – үзләренә һәм юлда йөрүчеләргә хөрмәт уяту; юлларда игътибарлы булу;  үзеңнең тормышыңны, сәламәтлегеңне саклау. Чара уен – сәяхәт формасында үтте. Юл йөрү кагыйдәләрен кабатлау йөзеннән балалар кызыклы сәяхәткә юл алдылар.Беренче тукталыш – “Юл йөрү кагыйдәләрен искә төшерик”. Алдагы тукталыш – “Юл чатында”. “Әйе яки юк” тукталышында укучылар блиц – сораштыру үттеләр. Сәяхәт ахырында “Нәрсә ул светофор?”дигән видеоролик карадылар. Руслан Рәшитович укучыларга яктылык кайтаргыч смайллар тапшырды. Катнашучылар зур теләк белән сәяхәт иттеләр, белемнәрен ныгыттылар. Укучылар юл йөрү кагыйдәләрен һәрвакыт исләрендә тотарлар дип ышанып калабыз.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International