2020 елның 15 сентябренда «Saba Вalahoner» муниципаль программасын тормышка ашыру кысаларында 2 нче номерлы «Әллүки» балалар бакчасына йөрүчеләр банкир, телевидение журналисты, ветеринария һәм эколог кебек төрле һөнәрләр үзләштерә башладылар. Программада катнашучыларга Балалар Иҗат үзәгендә паспортлар, "Ак Барс банк"банкында купюралар (барслар) тапшырылды. Алар "Ак Барс Банк" ААҖ, "Саба дулкыннары" ТРК, "Ветстанция" һәм "ТКХ"КППда беренче тәҗрибә һәм күнекмәләр алдылар.
17 сентябрьда шундый ук маршрутны 1 нче номерлы «Шатлык» балалар бакчасына йөрүчеләр дәвам итәчәкләр.