«Көзге фантазияләр» дип исемләнгән мастер-класс

2020 елның 12 сентябре, шимбә

Көз-матур вакыт! Елның алтын чоры. Нәкъ менә шул вакыт турында күп кенә әсәрләр язылган. Балаларны таныштырып, ел фасылының үзенчәлекләре һәм аның билгеләре турында сөйлибез. Көзнең иң кызган чагы 10 сентябрь көнне Мамалай авыл клубы мөдире «Кояшкай» балалар бакчасында «Көзге фантазияләр» дип исемләнгән мастер-класс үткәрелде. Үз эшләрендә балалар төрле табигый материаллар: миләш, кызыл карлыган, яфраклар, карабодай, чәчәкләр һәм ботаклар кулландылар. Һәр эштә Күпме иҗат, уйлап табулар, фантазияләр бар иде. Эшләнмәләр бик үзенчәлекле килеп чыкты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International