Килдебәк авыл җирлегендә су кертү

2020 елның 11 сентябре, җомга

Бу көннәрдә “Саба МПП ЖКХ” оешмасы Килдебәк авыл җирлегендә  су үткәрү трассасы эшләү белән мәшгүль. Бүгенгесе көнгә Туктар авылында эш тәмамланган. Анда Заводская урамына 250 м су үткәргеч эшләнде. Ә Килдебәк авылында эш дәвам итә. Барлыгы Татарстан, Октябрьская, Школьная урамнарына 480 метр су үткәргеч һәм пожарный гидрант эшләнәчәк. Әлеге су үткәргеч авыл җирлегендә арендалы трок программасы кысаларында төзнләчәк йортларны һәм күп балалы гайләләргә бирелгән җир кишәрлекләрен су белән тәэмин итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International