Үзәк урам шәһәрләшә

2020 елның 7 сентябре, дүшәмбе

   Район үзәге Байлар Сабасы бистәсендә ел әйләнәсе алып барыла торган төзелеш эшләре дәвам итә. Халык телендә Буаман урамы дип йөртелүче Закир Йосыпов урамында төзекләндерү эшләре киң колач белән алып барыла: тротуар ремонтлана, юлның киң өлешендә асфальт алыштырыла, бөек юлбашчыбыз В.И. Ленин һәйкәле яңартыла, халыкка хезмәт күрсәтүче почта бинасы тышкы яктан матурлана. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International