Килдебәк урта мәктәбендә белем бәйрәме

2020 елның 4 сентябре, җомга

1 нче сентябрьдә Килдебәк урта мәктәбендә белем бәйрәменә багышланган тантаналы линейка булып узды. Бу уку елында мәктәптә барлыгы 143 бала белем алачак. Мәктәпкә балалар Килдебәк, Мишә, Арташ авыл җирлекләреннән һәм Саба шәһәр җирлегеннән килеп белем алачак. Беренче сыйныфка 18 бала кабул ителде. Балаларга 23 укытучы белем бирәчәк. Тантаналы линейкада укучыларның әти-әниләре, авыл җирлегендәге оешма җитәкчеләре, район вәкилләре  һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Галиев Марат Ибрахим улы катнаштылар. Алар укучыларны белем бәйрәме белән котладылар һәм укуда уңышлар теләделәр. Шулай ук Саба муниципаль районының инвестицион үсеш бүлеге җитәкчесе Котдусов И.И.  укучыларны бәйрәм белән котлады һәм беренче сыйныфка укырга килүче балаларга Татарстан Республикасы Президенты Минниханов Рөстәм Нургали улының бүләкләрен тапшырды.

Укучыларны һәм укытучыларны белем бәйрәме белән котлыйбыз һәм  уңышлы уку елы телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International