Һәйкәлләр – аерым тарихи һәм мәдәни әһәмияткә ия объектлар. Аларны киләчәк буыннар өчен саклап калу – безнең төп бурычыбыз. Саба шәһәр җирлеге территориясендә бүгенге көндә 5 шундый объект бар. Алар һәрдаим яңартылып һәм төзекләндерелеп тора. Бу көннәрдә исә шәхси эшмәкәр И.Ф.Нәбиуллин тарафыннан әфганчылар истәлегенә куелган һәйкәл һәм бөек юлбашчыбыз В.И.Ленин исемен йөртүче һәйкәлне төзекләндерү эше башланды.