Югары Утар акылга зәгыйфь булган балалар йорты-интернатында тәрбияләнүчеләрнең яңа Курсабаш мәктәбендә “Белем көнен” каршы алу

2020 елның 4 сентябре, җомга

1 сентябрь-Белем көне! Китап, чәчәкләр, дуслар, елмаюлар  бәйрәме! Яңа уку елына старт бирү өчен яңа мәктәп ишекләре ачылды. Быел Курсабаш мәктәбе укучыларын яңа төзекләндерелгән бинада каршы алды.

Традиция буенча, 1 сентябрь көнне, бөтен Россиядәге кебек үк, безнең балалар өчен Белем көненә багышланган тантаналы линейка үткәрелде. Алар сыйныфташлары, сыйныф җитәкчеләре һәм яраткан укытучылары белән очрашуга сөенделәр.

Матур итеп киенгән укучылар чәчәк бәйләмнәре белән, укытучылар, тәрбиячеләр һәм кунаклар мәктәп ишегалдын тутырдылар. Барысы да тантаналы линейкада Россия гимнын тыңладылар. Барысының да күңеле тантана һәм горурлык белән тулы иде. Чөнки һәркайсыбызның белеме-һәрберебезнең киләчәге, илебезнең киләчәге.

Традиция буенча, беренче булып беренче сыйныфка баручы балаларны каршы алдылар, алар быел безнең балалар йортында 2 бала . Аларны бәйрәм белән районнан килгән кунаклар котлады, алар арасында мактаулы кунак депутат Гарипов А. М., шулай ук Югары Утар балалар бакчасы директоры Гәрәев И. Г. һәм мәктәп директоры Шәрипов А. Н. да бар иде.

Аннары Белем көне яңа кабинетларда сыйныф сәгатьләре белән дәвам итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International