Бөек Ватан сугышы... Бу-безнең халык тарихындагы куркыныч сәхифә. Сугышны хәтерләүчеләр елдан-ел кими бара. Әмма халык хәтерендә сугыш мәңгегә җуелды. Сугыш турында китаплар язылды, фильмнар төшерелде.
Бүген, 3 сентябрь көнне, Саба гимназиясендә Бөтенроссия "Җиңү диктанты" акциясе үткәрелде. Акциянең максаты- яшьләргә патриотик тәрбия бирү, Бөек Ватан сугышы тарихы буенча белемнәрне тикшерү. Әлеге акциядә гимназия укучылары, педагоглар һәм төрле иҗтимагый оешмалар вәкилләре катнашты.