Белем бәйрәме белән!

2020 елның 2 сентябре, чәршәмбе

Мәктәбебездә зур бәйрәм – Белем бәйрәме, һәр бала көтеп алган кызыклы вакыйгаларга бай булган яңа уку елы башлана. Бу уку елында 35 беренче сыйныф укучысы тәүге тапкыр мәктәп бусагасын атлап кереп “Сәләтле балалар мәктәбе укучысы” исеменә лаек булды, беренче кыңгырау чыңын ишетте. Укучыларны бәйрәм белән котлап Саба муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары,Башкарма комитет аппараты җитәкчесе Кәримов Марат Рәшит улы, Саба муниципаль районы мәгариф идарәсе баш методисты Багавиева Гөлшат Нәкыйп кызы, мәктәп директоры Кәримуллина Валентина Эрнстовна изге теләкләрен җиткерделәр. Мавыктыргыч дәресләр, кызыклы вакыйгаларга бай булган Белем илендә сезгә бары уңышлар юлдаш булсын!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International