2020-2021нче уку елына старт бирелде

2020 елның 1 сентябре, сишәмбе

        2020-2021нче уку елында 452 укучы тәүге тапкыр белем иленә аяк баса, 1 сыйныфка укырга керә. Район мәгариф системасының статистик мәгълүматларына тукталсак:  бүгенге көндә районда 11 урта, 6 төп, 1 башлангыч мәктәп - филиал, 1гимназия, 1лицей,  1кадет интернат - мәктәбе, 1сәләтле балалар өчен фәннәрне тирәнтен үзләштерүче интернат - мәктәп, Кызыл – Мишә һәм Корсабашта сәламәтлекләре ягыннан мөмкинлекләре чикле балалар өчен мәктәп – интернат бар. Мәктәпләрдә барлыгы узган уку елында 3750 бала белем һәм тәрбия алды.

        Саба аграр көллиятендә техник-механик, бухгалтер-экономист, төзүче, электрик белгечлекләре буенча укыту планлаштырыла, 120 студент беренче курска алыныр дип көтелә, алдагы уку елында студентлар саны 411 булачак.

        Саба муниципаль районында 46 мәктәпкәчә белем бирү учреждениясе, шул исәптән 7 филиал эшли.  Хәзерге вакытта мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренә 1974 бала йөри һәм 180 нән артык бала  юллама алды.

        Саба районы педагогларының потенциалы хәзерге заман мәгарифенең төп бурычына - мөстәкыйль, мобиль һәм кирәкле белгечләр буынын тәрбияләүне ирешергә мөмкинлек бирә. Яңа уку елы кызыклы һәм нәтиҗәле булсын!     

        Барлык укучыларны, әти-әниләрне, укытучыларны, тәрбиячеләрне, мәгариф ветераннарын, әлеге өлкәдә эшләүче бөтен хезмәткәрләрне 1 сентябрь - Белем көне белән котлыйбыз! Яңа уку елы уңышларга, сөенечле вакыйгаларга бай булсын!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International