Шекше авыл җирлегендә халык җыены

2020 елның 31 августы, дүшәмбе

28 август көнне Шекше авыл җирлегендә халык җыены булып узды. Җыенда Саба муниципаль районы Башлыгы Р.Н. Минниханов,  Саба районы Башкарма комитеты Җитәкчесе М.Р. Ишниязов катнашты. Шекше авыл җирлеге үзидәрәсенең 2015 – 2020  еллар аралыгында  эшләгән эшләренә отчеты һәм 2021 елга һәм 2025 ел чорына үсеш планнары турында авыл җирлеге башлыгы Хәйртдинов Р.Р. чыгыш ясады.

Җыенны йомгаклап Саба муниципаль районы Башлыгы Р.Н. Минниханов, авыл җирлегендә яшәүче халыкка мөрәҗәгать итеп, авылның һәм гомүмән районның киләчәген ничек күрүе, нинди юнәлештә хәрәкәт итәргә кирәклеге турындагы фикерләре белән уртаклашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International